«РОССИЯ! БЕРДӘМ ҺӘМ ҖИҢЕЛМӘС!»

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә Россиядә Халык бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу дата хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора, ул 1612 ел вакыйгалары – Ватаныбыз иреге һәм бәйсезлеге өчен берләшкән ата-бабаларыбыз батырлыгы белән бәйле.

Үзәк китапханәдә «Россия! Единая и непобедимая!» китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар безне ерактагы 1612 елга, илебезнең Болганчык чор кризисыннан чыгу елына күчерә. Яңа бәйрәм безнең, төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә, диннәргә караган россиялеләрнең – уртак тарихи язмышы һәм уртак киләчәге булган бердәм халык икәнен искә төшерү өчен кирәк. Күргәзмәдә рус җирен саклаучылар турындагы фәнни-әдәби китаплар белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International