Тарих эзләреннән…

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Мәктәп каникуллары көннәрендә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» романы буенча сериал төшерелә торган 1930 елларның Семрук тарихи авылына экскурсия үткәрделәр.

Балалар ул ерак чорның көнкүрешен һәм мәдәниятен күрделәр, узган еллар атмосферасына күмелделәр, Туган якның матурлыгы белән хозурландылар һәм күп кенә уңай тәэсирләр алдылар. Ахырда балалар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International