Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсенең утырышын үткәрде

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә «Повышение деловой активности сельского населения и развитие малых форм хозяйствования» темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Чараның пленар утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, “ТР муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов катнашты.

Пленар утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче техника һәм аграр тармак продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

ТР Дәүләт Советы рәисе семинар-киңәшмәдә республиканың 11 районы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларын, башлык урынбасарларын һәм начальникларын сәламләде, аннан соң  Михаил Афанасьев чыгыш ясады. Ул районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенең уңай динамикасын һәм авыл халкының хуҗалык итүнең кече формаларына җәлеп ителгәнлеген билгеләде, шулай ук тармакның чишелү көтүче кайбер мәсьәләләрен санап үтте. Татарстан аграрийлары торышы турында төп доклад белән министр урынбасары  Ришат Хабипов чыгыш ясады. Барлык теләге булганнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды, алар пленар утырыш беркетмәсенә кертеләчәк һәм белгечләр тарафыннан өйрәнеләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген авылның җәмгыятькә кирәклеген һәм ул үссен, ә халык үзмәшгуль булсын өчен барын да эшләргә кирәклеген билгеләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International