Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов "Биосфера-фиш" балык үрчетү комплексында булды

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Лаеш районында эш визиты белән Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча Сергей Морозов булды. Ул Егорьево авыл җирлегендә урнашкан «Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексында булды. Аны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Әстерхан өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин өзатып йөрде.

Әстерхан өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде, бүген визитның икенче көне. Алдан Сергей Морозов белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты, очрашу вакытында төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында, шул исәптән балык сәнәгатендә дә, килешү төзелде.

Алексей Галкин билгеләгәнчә, Әстерхан өлкәсендә балык сәнәгате үскән, әмма «Биосфера-фиш» балык үстерү өчен мохитнең ябык пространствода булдырылуы белән кызыклы. Аның сүзләре буенча, кызыклы “фишка”лар бар, аларны өлкәнең балык комплексларында кулланырга мөмкин.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International