Турфирмалар Лаеш районы этномаршрутын үстерәчәкләр

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Турфирмалар җитәкчеләре өчен районның торак пунктлары буйлап тур оештырылды, анда алар районның туристик потенциалы белән танышалар.

Юлның беренче тукталышы – Никольский авылы. Монда кунакларны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова каршы алды, аларны ТРның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов озатып йөрде, ә экскурсияне Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина үткәрде.  

Никольский мәдәният йортында Татарстан башкаласы кунакларын “Каравон” ансамбле әгъзалары ипи-тоз белән каршы алды, Никольский һәм каравон тарихы турында сөйләделәр.

Аннан соң алар үз репертуарларыннан берничә җыр башкардылар.

Татьяна Борһанова Лаеш районының инвесторлар белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде һәм эшмәкәрләрдән сораулар бирүләрен үтенде.

Аннан соң турфирма җитәкчеләре “Рус утарында” булдылар.

Экскурсовод Анастасия Гурьянова музей барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Планнарда – чын рус миче салу.

Никольскийда булу казанлыларга зур тәэсир ясады, алар бик теләп сувенирлар сатып алдылар һәм махсус китапта фикерләрен язып калдырдылар.

Бүген алар Ташкирмән, Атабай һәм Габишевода да булалар, анда аларны Лаеш районында яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыралар.

Турфирмалар җитәкчеләре белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Сергей Иванов та очрашты. Визит барышында алар Никольский, Ташкирмән, Атабай һәм Габишево авылларында булдылар.

Комлы Ковали авылының «Император» ресторанында чәй артында яклар Лаеш районында этномаршрутны популярлаштыру һәм үстерү кысаларында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International