Пәрәү авылыннан Әлфинур Кәримова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Пәрәү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Кәримова Әлфинур Хәйрулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров килде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Әлфинур Хәйрулловнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде.

Әлфинур Хәйрулла кызының гомуми эш стажы – 39 ел. Ире Габдулла Кәрим улы белән бергәләп алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр (берсе тумыштан инвалид).

Әлфинур Хәйрулла кызы биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы өчен хөрмәтле һәм яраткан әби. Алар инде мөстәкыйль кешеләр, үз язмышларын Лаеш районы белән бәйләгәннәр.

Хезмәттәге уңышлары өчен Әлфинур Хәйрулловна юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International