Игътибар! Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе Кыш Бабай почтасына балалардан хатлар белән гражданнар кабул итә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан  Республикасы  (Татарстан)  идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6 декабреннән 27сенә кадәр Кыш Бабай почтасына балалардан хатлар белән гражданнар кабул итү оештырган. Лаеш районында кабул итү Лаеш территориаль бүлеге тарафыннан түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Лаеш шәһәре, Маяковский урамы, 19а йорт, 2нче кабинет.

Кабул итү вакыты:

Дүшәмбе – пәнҗешәмбе - 8дән 12 сәгатькә кадәр һәм 13тән 17 сәгатькәчә  

Җомга - 8дән 12 сәгатькә кадәр һәм 13тән 16 сәгатькәчә 

Шимбә, якшәмбе – ял көннәре. 

Балаларның барлык хатларын Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе түбәндәге адрес буенча җибәрәчәк: 162390, Вологодская область, г.Великий Устюг, Почта Деда Мороза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International