Лаеш районы башлыгы Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллинны туган көне белән котлады

12 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Социалистик Хезмәт Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Фидүс Әсхәдуллин туган көнен билгеләп үтә. Аны әлеге дата белән котларга район башлыгы Михаил Афанасьев, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина килделәр. Алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм чынлыкта да Арктиканы буйсындыручы буларак мех жилет бүләк иттеләр.

“Арктика” атом бозваткычының Төньяк полюска эксперименталь рейсын әзерләү һәм тормышка ашырудагы хезмәтләре һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм геройлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1977 елның 14 сентябрендә Фидүс Әсхәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования