Лаеш районы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга “Бердәм Россия” ТРОның I республика конкурсы лауреаты булды.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

14 декабрьдә Казанда Татарстанда “Бердәм Россия” депутат берләшмәләре республика координацияләү советының гомуми җыелышы булды.  

Утырыш кысаларында “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегенең муниципаль берләшмәләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга I республика конкурсына йомгак ясадылар.

Конкурста республика районнарының вәкиллекле органнарындагы 32 депутат фракциясе катнашты.

Лауреатлар түбәндәге депутат фракцияләре: Азнакай районы Советындагы, Алексеевск районы Советындагы, Лаеш районы Советындагы, Минзәлә районы Советындагы, Мөслим районы Советындагы, Кайбыч районы Советындагы һәм Түбән Кама шәһәре Советындагы.

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһановага бүләкне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International