Лаеш районы укучылары - «IT-чемпион»-2018 республика конкурсы җиңүчеләре арасында

18 декабрь 2018 ел., сишәмбе

Татарстанда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы үткәрә торган «IT-чемпион»-2018 республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Лаеш районы укучылары да бар, алар конкурсның беренче этабында 1, 2, 3 урыннар алганнар: Лилия Абдуллина (Хәерби), Камилә Шаһитова (Пәрәү) һәм Айнур Хәсәнов (Пәрәү). Аларга смартфоннар тапшырылды. Җиңү белән котлыйбыз!

«IT-чемпион» конкурсы барышында мәктәп укучылары әти-әниләрен һәм башка өлкән туганнарын ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан ничек дөрес файдаланырга икәненә өйрәтәләр. Аннан соң алар тарафыннан өйрәтелгәннәр электрон гариза бирәләр, хезмәтләргә түлиләр, счетчик күрсәткечләрен кертәләр, ә балалар моның өчен приз баллары ала. Конкурс ике этапта үтә: агымдагы елның 18 сентябреннән 30 ноябренә кадәр һәм киләсе елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр. Декабрьдә 1 этап йомгаклары буенча беренче җиңүчеләр билгеләнде – һәр  муниципаль район һәм шәһәр округында өчәр мәктәп укучысы, аларның һәркайсы приз сыйфатында смартфон алды. Икенче тур киләсе елның маенда төгәлләнә һәм анда беренче турда җиңә алмаган бар кеше катнаша ала. Барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округларыннан конкурс җиңүчеләре 270 смартфон алачак.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования