Авыл җирлекләре башлыклары ТР Президенты кулыннан яңа эш машиналары ачкычлары алдылар

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына яңа эш машиналары ачкычлары тапшырды. Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге Лаеш районы делегациясе әлеге чарада катнашты.

Яңа машиналарны безнең районның Александровка, Чирпы һәм Никольский авыл җирлекләре башлыклары Ирина Бандурова, Радик Евдокимов һәм Эрнст Алиев алды. Республика башлыгы Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәриповага да «Форд Транзит» микроавтобусы ачкычларын тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International