Лаешта ТР КВН Чемпионаты суперфиналы булды

21 декабрь 2018 ел., җомга

20 декабрьдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында ТР КВН Чемпионаты булды.

Анда алты команда катнашты: Алексеевск районыннан «Пилигрим»; Казаннан «Молодой состав», Буадан «Хлеб», Яр Чаллыдан «Ингеборга Дапкунайте», Байлар Сбасыннан «Сборная Сабинского аграрного колледжа» һәм Әлмәттән «Сборная ТИСБИ».

Жюри составына КВНның ТР буенча чемпионаты директоры Рамил Агдиев, «Чикаго» КВН командасы катнашучысы, «Республика» Лигасы финалисты, КВН МС Беренче Лига катнашучысы Кристина Шевякова, ТР КВНныд программа директоры Радик Ганиев, Лаеш районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Портнов һәм ТР КВН директоры Ришат Гималтдинов керде.

Бүгенге уен йомгаклары буенча 3 урынны Буа районы “Хлеб” командасы алды, 2 урында Казан шәһәре Универсиада авылыннан «Молодой состав» командасы, ә ТР Саба районы Саба аграр колледжы командасы җиңүче булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования