Атабай авылында капремонттан соң клуб ачылды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген Атабай авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. 1984 елда төзелгән бина тулысынча яңартылды һәм хәзер этномаршрут кысаларында Россиянең һәм дөньяның барлык почмакларыннан туристлар кабул итәргә әзер. Әлеге маршрутка Никольский (рус мәдәнияте), Ташкирмән (керәшен мәдәнияте) һәм Атабай (татар мәдәнияте) авыллары керә. 200 кешелек клубтан тыш, бинада авыл халкы өчен мөһим булган почта, китапханә, “Саклык банкы” һәм авыл җирлеге башкарма комитеты да урнашкан.

Мәдәният йорты ачылган көнне беренче концерт булды, аны авыл халкына ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүләк итте. Атабайлыларны Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова сәламләде.

Концерт азагында районның мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев һәм Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективына матур бәйрәм өчен рәхмәт белдерделәр.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International