Лаеш районында муниципаль автобус маршрутлары эшли башлады

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезгә район эчендә 30га якын торак пунктка кагылучы өч автобус маршруты эшли башлавын хәбәр итәбез:

-Орел – Лаеш (Орел-Троицкий-Габишево-Комлы Ковали-Столбище-Усады-Сокуры-Лаеш);

- Атабай - Лаеш (Атабай-Татар Сараланы-Рус Сараланы-Сиңгел-Тангачи-Рождествено-Дятлово-Нармонка-Хәербигә борылыш-Хәерби-Сокуры-Лаеш);

- Пиголи - Лаеш (Пиголи-Никольский-Сапуголи-Столбище-Олы Кабан-Сокуры-Каипы-Лаеш). 

Әлеге автобус маршрутлары кешеләрне иң ерактагы торак пунктлардан район үзәгенә китерү проблемасын хәл итү өчен җибәрелде. Мәсәлән, Атабай авылыннан гына да Лаеш шәһәренә кадәр ара 77 км тәшкил итә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International