Лаеш шәһәрендә һәм Кече Елга авылында яшәүчеләр Яңа елга бүләк алдылар

27 декабрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районында ике медицина учреждениесе ачылды: Лаеш шәһәрендә балалар поликлиникасы һәм Кече Елга авылында ФАП. Тантаналы чараларда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт барышына техник контроль бүлеге начальнигы Артур Нәбиуллин катнашты.

Балалар поликлиникасы Лаеш шәһәрендә һәм якында урнашкан 24 авылда яшәүче 3200 балага хезмәт күрсәтә.

Балалар поликлиникасы көнгә 50 бала кабул итүгә исәпләнгән, шулай ук балаларга өйдә дә хезмәт күрсәтелә – патронажлар, чакырулар, активлар. Табибка кабул итүгә язылу инфомат яки дәүләт хезмәтләре системасы аша башкарыла.

Үзенең чыгышында Михаил Афанасьев яңа балалар поликлиникасының бар район халкына Яңа елга бик яхшы бүләк булуын билгеләде. Аның сүзләре буенча, халыкны кирәкле социаль объектлар белән тәэмин итү дәүләтнең иң мөһим бурычы булып тора. “Лаеш шәһәрендә балалар поликлиникасы салу кирәк иде, бүген ул халык өчен ишекләрен ачты һәм мин монда кешеләр профилактика кысаларында гына йөрерләр дип өметләнәм”, -дип өстәде Лаеш районы башлыгы.  

Кече Елна ФАПы 2 торак пунктта – Кече Елга һәм Полянкада яшәүче 668 кешегә хезмәт күрсәтә.

Аңа 0 дән 17 яшькә кадәрге 98 бала беркетелгән, аларның өчесе 1 яшькә кадәр. ФАПта халык белән профилактика эше алып барыла.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования