Лаеш районының сәләтле балалары өчен башлыкның яңа ел чыршысы булды

28 декабрь 2018 ел., җомга

Бүген Лаеш шәһәре РДКсындасәләтле балалар өчен яңа ел чыршысы булды. Аның залында барлык мәктәпләрдән 320 укучы һәм опекун гаиләләреннән тагын 20 бала җыелды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.  РДК фойесында аларны РДШ активистлары, спорт ярышлары җиңүчеләре, яшь армиячеләр һәм иҗади түгәрәкләрдә катнашучылар каршы алды.

Сәләтле балалар залда Кыш Бабай һәм Кар кызы белән күңел ачалар иде инде. Аларны Михаил Афанасьев якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. “Сезнең һәркайсыгыз үз юнәлешендә лидер һәм барысы өчен үрнәк була ала. Якын киләчәктә безнең дәүләт һәм җәмгыять нәкъ менә сезгә таяначак. Мин сезнең белән горурланам һәм сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!”, - диде район башлыгы. Аннан соң ул иң яхшыларга бүләкләр тапшырды.

СССР Герое Борис Кузнецов бүгенге балаларның Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары булуын билгеләде. Аның сүзләре буенча, хәзерге буын бөек илдә яши һәм монда төрле тармакларда үзеңне күрсәтү өчен барлык шартлар да бар.

Яңа ел чыршысы «Фиеста» кавер-төркеме концерты белән дәвам итте, аларга балалар үзләре дә кушылды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования