Лаешта яңа парк барлыкка килергә мөмкин

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Хөрмәтле лаешлылар!

Сезгә Лаеш шәһәренең яңа иҗтимагый киңлеге өчен урын сайларга тәкъдим итәбез.

Район үзәгендә Җиңү паркы, Горький паркы, элемтәче скверы һәм пляжлы “Кама диңгезе” яр буе бар. Анда яр буе полосасын икенче чираттагы төзекләндерү бара. Әмма без барыбыз да иҗтимагый киңлекләр санын һәм тематикасын арттыруның зарурлыгын аңлыйбыз, өстәвенә шәһәрдә яңа микрорайоннар барлыкка килә.

Дуслар! Әйдәгез бергәләп Лаеш шәһәрендә булачак мәдәният һәм ял зонасы өчен урын сайлыйк. Үзегезнең идеяләрегезне комментарийларда тәкъдим итегез һәм туган шәһәребез тормышында катнашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International