РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге 2018 елга йомгак ясады һәм 2019 елга бурычлар билгеләде

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Коллегиядә ЭЭМның ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе начальнигы урынбасары полковник Тимур Шакирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды судьясы Фирдәвис Фазлиев, район прокуроры Дмитрий Белянин, тикшерү бүлеге начальнигы Рөстәм Мөгыйнов һәм бүлекнең личный составы катнашты.

Төп доклад белән бүлек начальнигы полковник Радик Егоров чыгыш ясады. Ул бүлекнең эшләрнең нәтиҗәлелеге буенча республиканың муниципаль районнары бүлекләре арасында тугызынчы урында урнашуын билгеләде. Җинаятьчелек торышы һәм динамикасы буенча теркәлгән җинаятьләр саны 2017 ел белән чагыштырганда 538 дән 572 гә кадәр арткан, шул ук вакытта тикшерелгән җинаятьләр проценты 59,6 дән 65,6 га кадәр күтәрелгән. Җинаятьләрнең гомуми саны арасында иң күбе урлаулар, алдаулар һәм хәрәкәт иминлегенә каршы җинаятьләр.

Радик Егоров шулай ук полициянең участок уполномоченныйлары эшен билгеләде. Алар һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тарафыннан җинаятьләр 2017 елга караганда күбрәк ачылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев ЭЭМның район бүлеге коллективы эшен уңай бәяләде һәм личный составка алар барысы да җәлеп ителәчәк масштаблы вакыйгалар – эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында искәртте. Шулай ук ул бүлекнең тагын яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген һәм моның өчен бар шартларның да булуын билгеләде. Аннан соң коллегаларына район прокуроры Дмитрий Белянин, тикшерү бүлеге начальнигы Рөстәм Мөгыйнов һәм ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе начальнигы урынбасары полковник Тимур Шакирҗанов мөрәҗәгать итте.

Азактан Радик Егоров һәм Михаил Фадеев беренче махсус званиеләр, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның һәм ЭЭМ бүлегенең рәхмәтләрен тапшырдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International