«Свет Рождественской звезды» кич утырышы.

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Үзәк китапханәдә “Подруги” клубы әгъзалары өчен «Свет Рождественской звезды» кич утырышы оештырдылар. Зур тату гаилә җыелган кебек тәэсир калды: клубның бар әгъзалары гадәти булмаган костюмнардан, күп кенә төрле сыйлар пешереп алып килгәннәр. Православиенең бөек бәйрәмнәре – Раштуа һәм Хач ману, аларны бәйрәм итү тарихы һәм бу бәйрәмнәрне каршылауның халык традицияләре турында сөйләделәр. Аннан соң алар белән бәйле әйтемнәр һәм билгеләрне искә төшерделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар: «Кто быстрее ёлочку украсит», «Пирог» һәм башкалар. Алга таба кунаклар чәй табыны артында раштуа колядкалары, чыршы, яңа ел могҗизалары һәм раштуа гадәтләре турында сөйләштеләр, гаиләләрендә Яңа елны ничек каршылауларын искә алдылар.

Кич утырыш рус халык җырларын җырлау белән дәвам итте. Мондый чаралар безнең тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә һәм күңелле аралашу өчен бик яхшы сәбәп булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International