Татар Сараланында отчет сессиясе булды

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

25 гынварда Татар Сараланы авыл җирлегегең отчет сессиясе булды. Аның эшендә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл  Удачина катнашты. Утырыш алдыннан алар авыл кешеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Авыл җирлегенең 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Илшат Мөбарәкшин сөйләде. Аның эшчәнлегенә бәяне район башлыгы Михаил Афанасьев бирде. Ул шулай ук авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды. ТРда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл  Удачина авыл кешеләренә 2018 елда республика казанышлары турында сөйләде. Утырыш барышында авыл кешеләре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Отчет сессиясеннән соң Михаил Афанасьев һәм Гүзәл Удачина Нурсаләм Исхаковның ЛПХсында булдылар, ул атлар үрчетү белән шөгыльләнә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International