Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

28 гыйнвар 2019 ел., дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев доклад ясады.

«Лыжня России - 2019» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы үткәрү турында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Портнов сөйләде.

«Бизнес-брейк» проекты кысаларында “Лаеш балык заводы” ЯАҖ директоры Петр Кузнецов чыгыш ясады.

Утырыш барышында Михаил Афанасьев отчет сессияләрендә авыл җирлекләре кешеләренең район җитәкчелегенә биргән сорауларына игътибар юнәлтте. Район башлыгы хезмәтләр һәм оешмалар җитәкчеләренә әлеге мәсьәләләрне карап тикшерергә йөкләмә бирде. 

Киңәшмәнең икенче өлеше район авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, аның барышында шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре дә карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования