Бүген Лаеш районы Габишево авылының «Северный» микрорайонында Северная урамындагы 60 квартирлы 6нчы йортта өй туе үткәрүчеләргә ачкычлар тапшыру булды. Яңа төзелгән йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет тармагы хезмәткәрләре, шулай ук грант алган табиблар һәм ятим балалар яшәячәк. Һәр квартир кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган.
Төзелеш эскизына ярашлы төстә, «Северный» микрорайонында 348 квартирга 6 йорт төзү күздә тотыла, аларның өчесе инде файдалануга тапшырылган, ә №6 йорт исәп буенча дүртенче.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте