Тимераякта ярышу буенча Казан шәһәренең ачык беренчелеге булды

4 февраль 2019 ел., дүшәмбе

Безнең тимераякта шуучыларның спорт сезоны дәвам итә. 2019 елның 30 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр чорда «Трудовые резервы» стадионында Казан шәһәренең ачык беренчелеге үтте, анда КДЮСШ тәрбияләнүчеләре дә медальләрсез калмады. Күп төрле көрәш суммасы буенча, шулай ук аерым дистанцияләрдә кече яшьтәге кызлар арасында алтын медальләр медальләр лаеклы төстә Савельева Лианага эләкте. Кече яшьтәге малайлар арасында киеренке көрәштә Антонов Михаил икенче урын яулады. Шул ук яшьтә аерым дистанцияләрдә Солдатов Никита беренче һәм икенче урыннар алды. Шулай ук өлкән яшьтәгеләр арасында Коновалов Кирилл икенче булды. Безнең иң кечкенә спортчылар: Шулепов Тимур, Цыганов Антон, Малышев Арсений, Сергеев Матвей, Перепилицин Станислав, Коновалова Сабина, Галимова Аида да лаеклы чыгыш ясадылар. Аларның тренерлары Ия Жантимирова һәм Тамара Рубинская.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования