Район башлыгы Лаеш шәһәренең отчет сессиясендә катнашты

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

6 февральдә район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш районы шәһәренең отчет сессиясе булды. Совет һәм башкарма комитетның 2018 елдагы эшчәнлеге турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Нургалиев сөйләде. 2018 елда “Кама диңгезе” пляжы үзенең беренче сезонын ачты һәм шунда ук республикада бик популярлашты, ул кешеләр килү буенча рекорд куйды – тәүлегенә 20 мең кеше. Шулай ук узган елда Лаеш шәһәре бөтенроссия кинематографына кушылды, монда Гүзәл Яхинаның шул исемдәге китабы буенча «Зулейха открывает глаза» сериалы төшерелде. «Центральное» ТИҮнең 2018 елдагы эшчәнлеге турында оешма рәисе Вера Баннова сөйләде. Үз чыгышында район башлыгы Михаил Афанасьев шәһәрнең елдан-ел үзгәрүен, әмма хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр дә булуын билгеләде. Аннан соң ул Лаеш кешеләренә бүләкләр тапшырды. Соңыннан теләүчеләр район һәм шәһәр җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. ТР Лаеш районы матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International