5 февральдә Лаеш шәһәре РДКсында Балалар сәнгать мәктәбенең аерым һәм ансамбльдә җырлау буенча укытучысы Анастасия Автономованың «Музыка детских сердец» отчет концерты булды. Яшь артистларны котларга хатыны белән СССР Герое Борис Кузнецов килде. Ул балаларга рәхмәт әйтте һәм уңышлар теләде. Концертта халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары булган балалар, «Очарование» вокаль ансамбле катнашты. Диана Хоботина һәм аның укучылары чакырылган кунаклар булды.