«Без барыбыз да төрле, әмма без бертигез»

2019 елның 8 феврале, җомга

Россиядә игълан ителгән мәдәният елы кысаларында, тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан кинотерапия буенча «Все мы разные, но все мы равные» психологик дәресе үткәрелде. Үсмерләргә «Костяника. Время лето» фильмыннан аерым кадрлар күрсәтелде. 
Әлеге чараның максаты: тере, чын аралашуның кирәклеген җиткерү, ә ул социаль челтәрләр белән мавыгу аркасында бик аз калып бара. 
Педагог-психологлар Зорина Ләйсән һәм Кузнецова Елена сүзләре буенча, мондый чаралар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең эчке дөньясына игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International