АНА КАПИТАЛЫ: НИЧЕК САРЫФ ИТӘРГӘ?

11 февраль 2019 ел., дүшәмбе

Узган ел Лаеш районында ана капиталына 210 дәүләт сертификаты бирелде.

Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә районда Ана сертификаты алу өчен 2.500 кеше гариза биргән.

Ана капиталы акчаларыннан сертификат хуҗаларының 60% ы тулысынча файдаланган. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә 685 млн. сум ана капиталы акчасы түләнгән.

Ана капиталын тотуның иң популяр юнәлеше булып гариза биргән кешеләрнең 87 % тан артыгы торак шартларын яхшырту кала. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның чаралары ярдәмендә Лаеш районында 1727 гаилә торак шартларын яхшырткан. Тагын 301 гаилә кредит акчаларын җәлеп итмичә торак шартларын яхшырткан.

2018 елдан башлап   түбән керемле гаиләләр өчен маткапитал чараларыннан айлык түләүләр алу мөмкин булды. Аларга хокук ел башыннан икенче бала туган гаиләләр, ә гаиләнең бер әгъзасына керем күләме эшкә яраклы халыкның 1,5 яшәү минимумыннан артмый.

Гаилә 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен, соңгы 12 календарь ай эчендә гаилә кеременең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүләргә, ә аннары гаилә әгъзалары санына, шул исәптән туган икенче баланы да бүләргә кирәк. Әгәр алынган күләм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле гражданинның 1,5 тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк булса (2019 елдан – 14 034 сум), пенсия фондына барырга һәм айлык түләү өчен гариза тапшырырга мөмкин.

2019 елда әлеге түләү бала 1,5 яшькә җиткәнче дә бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен түләү билгеләү турында гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә мөмкин – акчалар шушы вакыттан узган вакыт өчен түләнәчәк. Гариза биргәндә 6 айдан соң түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә.

Ана капиталыннан түләү күләме гаилә яшәгән төбәккә һәм узган елның 2 кварталы өчен анда билгеләнгән яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына – 8896 сум тәшкил итәчәк.

Шуны истә тотарга кирәк: 2018 елда гариза биргән гаиләләрнең айлык түләүләр күләме 8 490 сум сакланачак. Әмма бер елдан соң, акча бирү турында яңа гариза бирү өчен, РПФның клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәк, шуннан соң күләме 8 896 сумга үзгәрәчәк.

Моннан тыш, ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, әнисенең тупланма пенсиясен формалаштыруга һәм инвалид балаларны җәмгыятькә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерергә мөмкин.

Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни, ана капиталына хокук алу өчен 2021 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган бала кирәк. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования