РФ Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүматлаштыру Идарәсе начальнигы Олы Кабанда гражданнар кабул итте

11 февраль 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Лаеш районы Олы Кабан авылында Россия Федерациясе Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүматлаштыру Идарәсе начальнигы Андрей Цыбулин булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Муратов каршы алды. Андрей Цыбулин авыл мәдәният йорты бинасында гражданнар кабул итте. Аерым алганда, ул Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә балалар бакчасы төзү мәсьәләсе буенча  Регина Шәрәфетдинова белән очрашты. Гражданнар кабул итүдә шулай укТР прокуроры Илдус Нафиков, ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе начальнигы Роза Килькеева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов катнашты.

Андрей Цыбулин балалар бакчасы төзелеше буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк һәм РФ Президенты администрациясе аны үз контроленә алачак дип ышандырды. Аның сүзләре буенча, Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашу булачак, анда бөтен ил буенча 260 урынга балалар бакчаларын тарату мөмкинлеге турында фикер алышачаклар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования