«Тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәгән балык нәрсә белән куркыныч»

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Халык арасында сулыкларда балык тоту белән мавыгу актуаль булу белән бәйле төстә, Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча территориаль бүлеге гражданнарны тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәгән балыкның куркынычлыгы һәм моның белән бәйле төстә авырулар таралырга мөмкинлеге турында кисәтә.

Авыру йоктыру чи, аз тозланган һәм җитәрлек кыздырылмаган балык ашаганда барлыкка килә.

Яңа тотылган балык ашап авыру йоктырмас өчен гади профилактик чараларын үтәргә кирәк. Балыкны кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнату зарур. Майда 20 минутка кадәр кыздырырга. Личинкалар 7 сәгатьтән артык түбән температурада торганда да үләләр.

Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча территориаль бүлеге кисәтә, территориядә халык тарафыннан авыруы бетерелмәгән балык куллану курынычы югары булып кала.

Оештырылмаган, стихияле базарда сатып алучының авыру балыкны тануы икеле. Личинкалар кечкенә һәм аларны күрү кыен. Бу табигый шартларда – төче суда һәм диңгездә яшәүче балыкларга кагыла.

Кибетләрдә тере, ясалма үстерелгән балык саталар. Ул контрольдә тотылучы сулыкларда үрчетелә. Анда авыру йоктыру ихтималы аз.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча территориаль бүлеге яңа тотылган балыкны законсыз сату урыннарыннан: юл буйларында, ишегалларында, һәвәскәр балыкчылар кулыннан сатып алмаска киңәш итә. Ветеринар-санитар экспертиза узган продукция генә авырулар булмавын гарантияли ала.

Әгәр сездә сәүдә челтәрендә сатып алынган балыкның сыйфатында яки куркынычсызлыгында шик туа икән, Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International