АКШтан медиклар Лаеш үзәк район хастаханәсенә килделәр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Татарстанга дуслык визиты белән АКШтан медиклар төркеме килде. Республикада аларны ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина академиясе кабул итте. Визитлары кысаларында алар Лаеш үзәк район хастаханәсендә булдылар. Делегация җитәкчесе - профессор Альфред Бранн, Джорджия штатының репродуктив сәламәтлеге өлкәсендә глобаль хезмәттәшлекүзәге директоры.

Безнең районга шулай ук профессорлар Билл Сексон, Джон Хардман, Эмори Университетының неонаталь клиника җитәкчесе Рави Пател, шулай ук югары квалификацияле шәфкать туташы, Эмори Университетының неонаталь шәфкать туташларын практик әзерләү җитәкчесе Трейси Белл килде.

Визитның максаты – балачакта һәм бала тапканда медицина ярдәмен оештыруны яхшырту кысаларында хезмәттәшлек, табиблар өченмәктәп үткәрү һәм КГМА да шәфкать туташлары өчен тренинглар үткәрү.

Америка табибларын Лаешта баш табиб Елена Коробова каршы алды. Алар персонал белән аралаштылар. Америкалылар Лаеш хастаханәсен югары бәяләделәр һәм җылы каршы алулары өчен персоналга рәхмәт белдерделәр.

Аннан соң алар шәһәр буенча экскурсия ясадылар. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина аларга Лаеш тарихы турында сөйләде. Америка медиклары София соборында, Кама яр буенда, Державин мәйданында булдылар.

Алар шулай ук Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова белән очраштылар.

ТР Лаеш ягы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International