«Без беләбез. Без хәтерлибез. Без сугышны күрдек!»

12 февраль 2019 ел., сишәмбе

Шундый исем астында Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Әфганстан сугышы ветераны Сергей Голубев белән очрашу булды.

Интернационалист сугышчы көненә һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгына багышланган бәйрәм программасы «Вывод войск из Афганистана» видеоролигы белән башланды.

Очрашу барышында әфганчы-солдат хатирәләре балалар сораулары белән үрелеп барды, кунак өчен аларның күбесенә җавап бирү бик кыен бирелде: “Ә балалар да аттылармы?”, “Син постта йоклап китсәң үзеңнекеләрдән сиңа эләгәме?”, “Әфганстан – ул нинди ил?” һәм башкалар. Балаларның кунак өчен генә түгел, ә үз гражданлык бурычын үтәгән һәм үтәүче бар кешегә шигырьләр белән чыгыш ясаулары һәм котлаулары бик дулкынландыргыч булды.

Ахырдан балалар Сергей Михайловичка чәчәкләр һәм үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования