«Бездна, в которую надо заглянуть» лекциясе

12 февраль 2019 ел., сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Профилактика наркомании среди населения Республики Татарстан на 2014-2020 годы» подпрограммасы кураторы Ольга Вафина “Дорогою добра” отряды волонтерлары өчен яшьләр арасында психотроп матдәләр куллануны профилактикалау буенча «Бездна, в которую надо заглянуть» лекциясен үткәрде.

Лекциянең максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тормыш кыйммәтләрен сайлаганда яшьтәшләренә уңай йогынты ясау. Ахырдан барлык катнашучылар әгәр теләмәсә, кешене сәламәт һәм гармонияле тормыш белән яшәргә мәҗбүр итәргә мөмкин түгел икәнен аңладылар. Әмма аңа үз тормышы өчен җаваплылыкны аңларга һәм аны ирекле сайлау халәтенә куярга мөмкин.

Икенче төрле әйткәндә, аның  социаль компетенциясен формалаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования