Татарстан Росреестры: гомуми кулланыштагы җирләрне хәзер бакчачыларның уртак өлеш милкенә рәсмиләштерергә була

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатканча, әлеге хокукны теркәү өчен документлар пакеты әзерләү зарур. Шул ук вакытта документлар исемлеге төрле булырга мөмкин – гомуми кулланыштагы җир участогының дәүләт яки муниципаль милкендә булуына яки ширкәтнеке (СНТ яки ОНТ) булуына бәйле төстә.

Хокукны дәүләт теркәве максаты белән милекчеләргә яки нотариаль ышаныч язуы нигезендә аларның вәкилләренә Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ширкәт әгъзалары гомуми җыелышының гомуми кулланыштагы күчемсез милекне, кишәрлекләр күләмен дөрес гади вакланма рәвешендә билгеләп, җир участоклары милекчеләренең уртак өлеш милкенә тапшыру турындагы карарын тапшыру һәм дәүләт пошлинасын түләү зарур. Аның суммасы Россия Федерациясе Салым кодексы белән билгеләнгән һәм җирнең категориясенә бәйле.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International