«Үз телең – ул горурлык»

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген, 20 февральдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре тарафыннан ел саен 21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышланган «Язык свой – это честь» күчмә чарасы үткәрелде. Чара “Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе” МБОУның башлангыч сыйныфлар укучылары өчен үтте.

Балаларга рус теленең бөеклеге, сөйләм һәм язу барлыкка килү, телнең кешеләр тормышындагы роле турында сөйләделәр. Укучылар А.С.Пушкин, Г.Тукай һәм безнең якташыбыз, 18 гасырның бөек шагыйре, дәүләт эшлеклесе Г.Р.Державин иҗаты белән таныштылар.

Чара азагында балалар викториналарда катнаштылар, мультфильмнар карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International