Өйләр буйлап комиссияләр йөрү

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Янгыннар очраклары һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, ведомствоара исәптә торучы гаиләләрнең һәм социаль хезмәт күрсәтүдәге гражданнарның йортларында газ һәм мич җайланмаларын тикшерү буенча комиссияләр йөрү буенча эш оештырылган, комиссия эшендә дәүләт янгынга каршы хезмәт сотрудниклары, газ хезмәте хезмәткәрләре һәм “Алтын көз” үзәге белгечләре катнаша.  

Өйләргә йөрү буенча барлыгы 229 гаилә тикшерелгән.

Тикшерү үткәргәндә газ һәм мич җайланмаларының техник халәтенә, янгын турында хәбәр итүче автоном приборлар булуга аерым игътибар бирелде, «Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International