«Погибая, не умрет герой…» (күчмә күргәзмә)

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда 4 апрельдә, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерүнең 75 еллыгында музейара күргәзмә проекты кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлилнең музей-квартирасының атаклы татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган «Погибая, не умрет герой…» күчмә күргәзмәсен ачу булды.

Аны ачуда олы яшьтәге кешеләр, Лаешның 2нче мәктәбе укучылары һәм Муса Җәлил иҗатын яратучылар катнашты.  

Муса Җәлил музей-квартирының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова һәм Салих Сәйдәшев музееның фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр, аның барышында М.Җәлилнең шигырьләре, туганнарына һәм дусларына адресланган хатлары укылды һәм гитара музыкасы астында сугыш еллары җырлары башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International