Лаеш районы бизнесменнары ачыктан-ачык сөйләшүдә катнаштылар 5

5 апрель 2019 ел., җомга

Усады авылы ICL технополисында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның күчмә утырышы булды. «Бизнес и власть» ачыктан-ачык сөйләшүе барышында эшмәкәрләр хакимият органы җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып барганда килеп чыгучы проблемаларны билгели алдылар.

Эшмәкәрлек буенча Совет утырышы спикерлары сыйфатында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Прнзиденты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча УФНС, ТР прокуратурасы, ТР икътисад министрлыгы, табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре чыгыш ясады.

Михаил Афанасьев, Тимур Нагуманов, Ренат Тимерҗанов һәм башка спикерлар эшмәкәрләр сорауларына җавап бирделәр һәм бизнес вәкилләре белән Лаеш районында эшмәкәрлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования