Өйдә көтеп торучы куркыныч – газ исе!

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Соңгы вакытта газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә. 2019 ел башыннан гына да республикада 20 гә якын кеше агуланды, аларның берничәсе фаҗига белән - леталь азак белән төгәлләнде.

Ике күрсәтелгән очрак буенча ТР ГЖИ хезмәткәрләре тикшерүе үткәргәндә, аларның сәбәпләре кухняга һава килү һәм чыгу булмаганлык икәнлеге ачыкланды.

Газ приборлары нормаль эшләсен өчен һәм квартирдан газны чыгару өчен саф һава кереп тору зарур.

Торак йортларның заманча конструкцияләре һәва кертүче клапаннарсыз пластик тәрәзәләр, герметик керү ишекләре белән җиһазландырылган, шуның аркасында тышкы һава белән һәва суыргыч арасында баланс бозылган. 

Янган газның төсе дә, исе дә юк, әгәр бинада вентиляция бозылган икән һәм, мәсәлән, плитә кабызылган булса, иртәме-соңмы газның концентрациясе критик була. Саф һава керүдән тыш төп куркынычы шунда.

Газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык өчен мәҗбүри төстә саф һава килүне тәэмин итәргә кирәк, мәсәлән, форточканы ачарга. Төзек булмаган газ приборларыннан файдаланмаска, вентиляция тишекләрен чит әйберләр белән капламаска. Бу гадәт Сезне һәм Сезнең якыннарыгызны газ белән агуланудан сакларга һәм гомерегезне саклап калырга ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International