Себернең социаль хезмәткәрләренең 1 съездында катнашу

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның 23еннән 24 апреленә кадәр Кемерово шәһәрендә Себернең социаль хезмәткәрләренең I съезды үтә. Съездда Россия Федерациясенең 10 субъектыннан 800 делегат һәм чит ил кунаклары катнашты.

Татарстан Республикасыннан съездда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау тармагы белгечләре – Лаеш муниципаль районы “Алтын көз” КЦСОН директоры Ольга Башкирова һәм Зәй муниципаль районы “Шатлык” КЦСОНның өйгә барып һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Плешкова катнаша.

Пленар утырышта Президентның Себер федераль округында вәкаләтле вәкиле Сергей Иванович Меняйло, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Евгеньевич Цивилев һәм Кемерово өлкәсеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Иванович Мельник катнашты.

Утырыш тәмамланганнан соң эш түгәрәк өстәлләр кысасында дәвам итәчәк. Тармак белгечләре Кемерово шәһәренең киров районы КЦСОНында  һәм картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International