Сокурыда өлкән яшьтәге гражданнар өчен компьютер белеме курслары тәмамланды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 14 маенда Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбендә «пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Россия Пенсия фонды тарафыннан оештырылган эшләмәүче пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгы курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды. Тапшыруда «пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе рәисе Лидия Грабалина һәм Лаеш районы Пенсия фонды идарәсе башлыгы Ирина Алешина катнашты.
Өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү эше 2009 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә районның 400дән артык пенсионер бушлай курсларда белем алган инде. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International