Лаеш районында авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинары үтте

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Бүген лаеш районы Комлы Ковали авылында җирле үзидарә органнары эшенең актуаль мәсьәләләре буенча җирлек башлыклары өчен зона өйрәтү семинар-киңәшмәсе булды. Анда ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев, республиканың Алексеевск, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарыннан авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Семинар-киңәшмәнең практив өлеше «Рамаевское» КФХда башланды, монда Лаешлы товар җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Кунаклар шулай ук «ДорХан» ЧҖҖ эшчәнлеге белән дә таныштылар. Аннан соң алар Комлы Ковали авылының табиблык амбулаториясен карадылар.

Пленар утырыш «Дружба» спорт-ял үзәгендә булды. Республиканың җиде районыннан килгән авыл җирлекләре башлыкларын ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сәламләде. Үз чыгышында ул бүгенге көндә җирле хакимият алдында торган мәсьәләләрне билгеләде.

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова семинарда катнашучыларны авыл җирлекләре территорияләренең динамик үсешенә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру белән таныштырды.

Бүгенге көндә актуаль булган темаларга төрле министрлык һәм ведомстволар вәкилләре дә чыгыш ясады.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования