Аграр университетта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен идарә итүче кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

14 майда Казан дәүләт аграр университетында «Подготовка управленческих кадров для сельскохозяйственных потребительских кооперативов» темасына түгәрәк өстәл булды. Аны оештыручылар буларак «Центр компетенций по развитию сельскохозяйственной кооперации в Республике Татарстан» ДБУ, Икътисад институты һәм Казан дәүләт аграр университетының кластер укыту һәм проектлар белән идарә итү үзәге чыгыш ясады.

Чарада Казан шәһәре ВУЗларының икътисад факультетлары укытучылары, республиканың аграр көллиятләре һәм авыл хуҗалыгы техникумнары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Көн тәртибенә актуаль мәсьәләләр куелган иде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча хуҗалык итүнең кече формалары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары үсешенең проблемаларын тикшерү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен даими эшләүче эш төркеме булдыру турында карар кабул ителде.

Проектның операторы - «Центр компетенций по развитию сельскохозяйственной кооперации в Республике Татарстан» ДБУ.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә, гражданнар барлык үзләрен кызыксындырган сораулар белән «Центр компетенций по развитию сельскохозяйственной кооперации в Республике Татарстан» ДБУга (843)221-77-40 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар, сайт цкскрт.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International