Прокурор тикшерүе материаллары буенча Татарстан Республикасында балыкларның уылдык чәчү урыннарында аеруча зур күләмдә су биологик байлыкларын законсыз табу турында җинаять эше кузгатылды

2019 елның 17 мае, җомга

 

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан күзәтчелек чаралары барышында ТР УЭБ һәм ЭЭМ ПК белән берлектә су биологик байлыкларын табу факты ачыкланды.

Агымдагы елның маенда республиканың Лаеш муниципаль районы чикләрендә Мишә елгасы (Куйбышев сусаклагычы) акваториясендә балык уылдык чәчә торган урыннарда алдан килешү буенча бер төркем затлар тарафыннан үзйөрешле транспорт чаралары (моторлы көймә) һәм балык тоту ятьмәсе кулланып законсыз төстә су биологик ресурсларын табу (тоту) очрагы ачыкланган.

Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган законга каршы гамәлләр нәтиҗәсендә затлар тарафыннан 219 биологик ресурс тоту башкарылган: судак, карась серебристый, окунь, жерех, берш, сазан, лещ.

Су биологик ресурсларына китерелгән зыянның гомуми суммасы 300 мең сумнан артыграк тәшкил итә.

Тикшерү материаллары прокуратура тарафыннан җинаять җаваплылыгына тарту чен хокук саклау органнарына тапшырылган, чөнки билгеле затлар гамәлләрендә РФ ҖКның 256 маддәсе 3 бүлегендә каралган билгеләр бар.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International