Барыгызны да Каравон-2019га чакырабыз!

2019 елның 19 мае, якшәмбе

25 майда Лаеш районы Никольский авылында Каравон бәйрәме – безнең республиканың төп рус бәйрәме, күңел шатлыгы һәм традиция утын тапшыру булачак! Быел безгә Удмуртия, Башкортостан, Түбән Новгород, Саратов, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән һәм, әлбәттә бар республикадан йөзләрчә иҗат коллективлары киләчәк. Кунакларны чын мәйдан курчак театры, ярминкә, осталык сәгатьләре һәм, әлбәттә, гадәттәгечә, каравон әйлән-бәйләне көтә, анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Быел Каравон үзенчәлекле булачак. Ачу вакытында кунакларны «Съезжий праздник» театральләштерелгән композиция көтә, ә бәйрәм барышында – күп кенә тематик мәйданчыклар.

Каравон ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Лаеш муниципаль районы тарафыннан үткәрелә. Быен бәйрәм кураторы – “Сельсовет” креатив бюросы (Мәскәү шәһәре).

Бәйрәмнең махсус кунагы Россия җырчысы, халык җырларын башкаручы Марина ДЕВЯТОВА булачак!

Бәйрәм 10.00дә башлана, рәсми ачылыш -11.00дә, мәйданчыклар 15.00-16.00гә кадәр эшләячәк.

Никольский авылы Казаннан 40 км ераклыкта урнашкан, бәйрәмгә керү ирекле, категория 0+

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International