Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

20 май 2019 ел., дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады.

“Каравон” XXVII республика рус халык бәйрәмен үткәрү турында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевсөйләде.

Торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү барышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Лаеш муниципаль районының «Административ-техник инспекциясе» МКУ начальнигы Рәмис Илһамов таныштырды.

ТР экология һәм табигать байлыклары министрлыгының үзәк территориаль идарәсенең 2018 елдагы эше һәм 2019 елга планнары турында ТР экология министрлыгы ЦТУ начальнигы Пётр Королев сөйләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования