Музей хезмәткәрләре археологик казулар һәм үрү буенча осталык сәгате белән мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр

20 май 2019 ел., дүшәмбе

Бүген, 20 майда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена Казан шәһәренең 102нче гимназиясе 7 сыйныф укучылары килде.

Музей хезмәткәрләре археологик казулар һәм үрү буенча осталык сәгате белән мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр. Аннан соң Лаеш шәһәре буйлап экскурсия булды, алар “Кама диңгезе” Яр буен карадылар. Соңыннан балалар тимерчелектә һәм ат фермасында булдылар, тимерчелек һөнәре турында күп кызыклы нәрсә белделәр һәм бик теләп атта йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования