«Явления терроризма и экстремизма в современном мире»

2019 елның 24 мае, җомга

Шундый исем астында, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” КЦСОН” ГАУСОның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан балигъ булмаганнар белән түгәрәк өстәл үткәрелде.  

Чара барышында балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен аңлаттылар, үсеп килүче буынның иҗтимагый аңы һәм гражданлык позициясе формалаштырылды һәм теракт вакытында үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр.  

Балигъ булмаганнар төрле хәлләрдә үзеңне имин тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чара үз тормышыңа һәм башкалар гомеренә җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга этәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International