Хөрмәтле лаешлылар!
14 июльдә Балыкчы көне һәм «Кама диңгезе - 2019» Җилкәнле спорт буенча бөтенроссия ярышларын ачу уңаеннан Лаеш шәһәре яр буенда УХИ фестивале узачак!
Авыл җирлекләре һәм оешмалар үзара иң тәмле уха әзерләүгә ярышачак, ә дегустаторлар нәкъ менә сез чыгыш ясаячак! Бу якшәмбегә, 14 июльдә, шәһәр яр буена килегез, күңелле һәм кызыклы булачак! Башлана 11:00 сәгатьтә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте