Лаешта муниципалитетның эшлекле климаты турында фикер алыштылар

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә эшлекле климат белән идарә итүнең республика системасын гамәлгә кертү кысаларында муниципаль районнарда уза торган проектлау сессиясе узды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин, эшмәкәрләр һ. б. катнашты.

Әлеге системаны гамәлгә кертү проектын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы гамәлгә ашыра. Ул Сынау режимында 15 муниципаль берәмлектә: Яшел Үзән, Питрәч, Алексеевск, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә эшләтеп җибәрелде.

Проектны тормышка ашыруның максаты – Татарстан Республикасында эшлекле климатны яхшырту. Системаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе булып эшкуарлык тәртибе белән эшләүдәге гамәлдәге алымнарны үзгәртү, идарә итү компетенцияләрен үстерү һәм муниципаль берәмлекләрдә командаларның һөнәри осталыгын арттыру, шулай ук остаз – эшмәкәрләр тарафыннан планлаштырылган чараларны тормышка ашыруга эксперт ярдәме тора.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International