Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның Корбан бәйрәме белән котлавы

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Лаеш районының барлык мөселманнарын иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Гасырлар дәвамында игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган бу бәйрәм кешеләрнең якынаюына, җәмгыятьтә игелек һәм шәфкатьлелек идеалларын раслауга хезмәт итә, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Ул игелек, мәхәббәт һәм үз диненә тугрылык, төрле милләт һәм диндәге кешеләргә аңлаешлы һәм якын булган идеяләрне гәүдәләндерә. Ислам тарафдарлары өчен бу рухи һәм әхлакый чистарыну, үткәнне аңлау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты.

Лаеш районы мөселман җәмгыятенең җәмәгать тормышында актив катнашуы, хәйрия, мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерүе, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга армый-талмый игътибар бирүе куанычлы. Диниара һәм милләтара татулыкны саклауга зур өлеш кертә.

Район халкына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һәр йортта тынычлык телим! Бәйрәмнең бу көннәре күңелләрегезгә шатлык һәм бәхет китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International